Шигырьләр

«Бала чакны безнең әйтмә инде...»

Бала чакны безнең әйтмә инде,
Тау шуганбыз җәфа өстеннән.
«Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп,
Чәчебездән тартып үстергән.
Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдә
Чәчрәп тора зәһәр үткерлек;
Усал аталарның күбесен без дә
Мыегыннан тартып чүктердек.
Безнең юлга цемент коелмаган,
Дәрьяларга күпер салмаган;
Үзебез үк ясап күчәрен дә
Кигезәбез бүген арбага.
Без төзибез тормыш өр-яңасын,
Кыенлыклар белән көрәшеп;
Үз көнебезне үзебез тудырабыз,
Үзебезчә кабызып кояшын.

1928

Авырудан соң

Авыру үтте. Башны айлар буе
Чолгап торган томан сүтелде.
Маңгайда тир... гүя җәйге таңның
Беренче саф чыгы шикелле.
Мин күземне ачтым, дөнья якты,
Шатлык аңкый һәрбер сулышта.
Шундый сәер миңа, беренче кат
Аяк баскан төсле тормышка.
Хәят, яшьлек, сөю һәм бәхетнең
Шат сурәте булып каршымда
Басып тора көләч больниц кызы,
Мамык кулы минем башымда.
1943, октябрь

Бала йокысы

Ак мамык мендәрнең
Эченә күмелеп,
Ул йоклый, төсенә
Сокланып үләрлек!
Күкрәген тутырып
Еш, иркен сулаудан
Ал бәрхет ирене
Аз гына суланган.
Битләре — пар алма,
Миләүшә — керфеге.
Тир белән чыланган
Ефәк чәч бөртеге.
Өстеннән ул тибеп
Очырган юрганын.
Өч бөртек кашын да
Җыерган булган ул!
Бадианмы, нәркисме —
Хуш исле кочагы!
Куенында, билгеле,
Иң сөйгән курчагы.
«Шылт» иткән тааыш юк,
Бүлмәдә шундый тын.
Кешеләр сөйләшә
Үзара шыпыртын.
Чү, акрын! Идәнгә
Нык басып йөрмәгез!
Йокласын туйганчы,
Уята күрмәгез!
Бүлмәдә өч чебен
Бар иде, аны да
Шәл белән кудылар
Өлкәннәр ягына.
Күрегез, никадәр
Кадерле баланың
Йокысы да назлы
Күңленә ананың!
1943, 11 декабрь

Бәхет

Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам,
Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам,
Олуг бер дәрт белән сафка атылсам,
Кулымны уртага, дошманга салсам,
Бөтен куәт белән шунда сугышсам,
Җиңелми мин һаман да алга барсам;
Менә шунда берәр пуля очса-килсә,
Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә,
Үлем кулы килеп басса — егылсам,
Җаным күккә-гарешкә очса-китсә — 
Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул.
Минем чөн зур олуг шан, зур бәхет ул,
Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка,
Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл!
Октябрь, 1919.

Белмәдем

Карашларың ут икән,
Җирдә тиңең юк икән,
Гыйшкың агу, ук икән,
   Сизмәдем...
   Сизмәдем.
Мин каршыңда чүп икән,
Чүпкә шәфкать юк икән,
Бер сүзең дә күп икән,
   Белмәдем,
   Белмәдем...
1923

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
1943, 26 ноябрь

Иртән

Көн дә иртән, җырлап өй турымнан,
Эшче кызлар эшкә узалар:
Тәрәзәмне шакып уяталар,
Шаян карашларын сузалар.
Көн дә иртән
Көчле гудок яңрый
Күршемдәге чуен заводтан;
Таза канга минем битем пешә
Йөрәгемдә ташкан шатлыктан.
Җәйләр ерак әле.
Кояш көн дә
Бик соңаеп эшкә уяна;
Минем кояш, җитез куян төсле,
Күптән инде балкып елмайган.
Безнең урам көндез чиксез матур,
Әллә инде завод булганга?!
Завод матур, әллә станында
Син, сызганып, басып торганга?!
Сиңа, күрәм, эш тә берни түгел,
Көлә-көлә тимер уясың;
Сизмисең син үзең,
Ә йөрәктә
Дәртләремнән чуен коясың.
Бүген тагын шулай, көлә-көлә
Кайнар эшкә кала төренде;
Күңелле соң тормыш, ә акыллым!
Ул сиңа да шулай түгелме?!
1927

Комментариев нет:

Отправить комментарий