вторник, 12 апреля 2016 г.

Төп бит




Батыр үлә, үлмәс ат алып,
       Батырлыклар белән макталып.
       Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
  Тарихларда укып ятларлык.

Муса Җәлил – татар әдәбиятының гына түгел, бөтен ил әдәбиятының горурлыгы hәм даны. Аның гражданлык тойгысы, поэтик ялкыны, илгә тугрылыклыгы миллионлаган укучылар өчен үрнәк булып тора. Әлеге җыентыкта Муса Җәлилнең тормыш hәм иҗат юлы, Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы турында истәлекләр тупланган.   Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.